ИЛГӘЗӘК с. 1. 1) Кешегә карата ачык, мөлаем карашлы, тиз аралашучан. Кемнәрдер – коткыга ышанып, кайберәүләр – илгәзәк күңеллеләр – туган төякләрен җирсеп-сагынып кайтканнар... А.Гыйләҗев. Бу хатынның илгәзәк күңелле булуына сокланды. Казан утлары 2) Йөремсәк, бер урында гына торырга яратмаучан, җилбәзәк. Зәкия дә аның кызыл яулыгын күреп калды, ул да, исе китмичә генә: «Һай, илгәзәк тә инде бу Бибинур! Кичкә безгә ашка керәсе бар, тагын каядыр чыгып китте әле», – дип уйлап алды. А.Гыйләҗев 3) сир. Юаш, яхшы холыклы. «Коба сыер» дигәне – безнең абзарда минем иң яраткан малым. Юаш ул. Тыңлаучан, илгәзәк. М.Кәрим 4) күч. Чамадан тыш мут, уйнак күңелле, юма телле. Синең ул чактагы кайнар хисләрең сүнгән (әгәр булсалар), синең илгәзәк күңелеңне инде чит-ятлар җилкендергән иде. Юлдаш 2. рәв. мәгъ. Ачык йөз белән, үз итеп, якын күреп. Мине күргәч, кәефе килгәндәй булды, бик ачык, бик илгәзәк каршылады. Б.Камалов |