ИЛБАШ и. неол. Ил хуҗасы, ил башлыгы, ил белән идарә итүче; ил, дәүләт, республика, өлкә һ.б.ның җитәкчесе; президент. Ире үлгәч, улы яшь булу сәбәпле, Таңана атлы хатыны илбашына әйләнә. М.Хәбибуллин. Ректор доктор, профессор була. Аннан, ректорларны бит бездә илбашы үзе тәкъдим итә, диләр. Р.Мөхәммәдиев. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, Алтын Урда ханы янына килгән һәр чит ил кешесен – илчеме ул яки илбашы үземе – төрле гөнаһлардан, начар ниятләрдән арынырга ярдәм итә дип саналган учак аша үткәргәннәр. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә