ИЛБАСАР и. 1. Башка халыкларның мөстәкыйльлеген бетереп, алар яшәгән территорияне яулап алган дәүләт, ил яки аерым кеше җитәкчелегендәге төркем. Гасырлардан калган бәясез истәлекләрне немец илбасарлары хәрабә хәленә китергән булганнар. С.Сөләйманова. Ермак илбасарлары Искерне талыйлар, хан казнасыннан калган алтын-көмешләрне, бизәнү әйберләрен, кеш туннарны, кыйммәтле тиреләрне чинаша-чинаша бүлешәләр... Я.Зәнкиев. Котылып торыйк илбасардан, дибез. Ләкин язмаган икән: немец тимер юл күперен шартлаткан булып чыкты. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Башка халыклар яши торган территорияне яулап алучы. Илбасар дәүләтләр һөҗүменнән имин булырга кирәк. Г.Гобәй. Хан салымнарны халык күтәрәлгәнчә салырга, угры түрәләрне җәзаларга, илбасар сугышлар алып бармаска тиеш. Р.Зәйнуллин |