ИЛӘШҮ I ф. диал. к. ияләшү . Бу – алтын-көмешкә җен иләшкән җир. М.Гафури. Тимерләргә күңел иләшкән. Х.Туфан Иләшеп бетү Берәр кешегә, нәрсәгә, эшкә тәмам күнегү, гадәтләнү, тулысынча ияләшү. Фәрит абый Римма апага иләшеп бетте инде Иләшеп китү Берәр әйбергә, эшкә, кешегә күнегә, өйрәнә, гадәтләнә башлау, кыска вакыт эчендә ияләшергә өлгерү. Лексикография бүлегендә эшли башлагач, янымдагы өстәлдә утырып эшләүче Венерага тиз иләшеп киттем |