ИЛӘ’Ү III и. 1) Төрле чүп-чар, туфрак, агач һ.б.ларны өеп ясалган кырмыска оясы. Аһ, аякларның сызлаулары! Кырмыска иләвенә түгел, утка тыгасы килгән көннәре вә төннәре күп була иде. А.Хәлим. Кырмыскалар учым буйлап йөгереп узды. Гөжләп куйды бөтен бер иләү. Р.Зәйдулла 2) күч. Берәр нәрсә күпләп җыелган урын |