ИЛӘ’Ү II ф. махс. 1) Чи тиренең йонсыз ягын әчегән камыр яки имән кайрысы суына салып яисә буяп эшкәртү. Хатын-кызлар җәен-кышын аның өчен йон эрләп, тула бастылар, тукыдылар, тире-яры иләп, кием тектеләр. Н.Фәттах. Болгар иген игә, мал үрчетә, тире или, бал җыя, балавыз сыга, --- ук-сөңге ясый, хәзер әнә чуен коя. М.Хәбибуллин. Бибинур камыт-ыңгырчак өчен җаваплы, тәртәсен дә ул каера, дуңгыз тиресе иләп, чөелдерекне дә ул телә. А.Гыйләҗев 2) диал. Йонны язып эрләрлек итү, тетү. Аларның йон иләп, оек-бияләй бәйләгәнен дә, киндер талкып, чүбек иләгәнен дә хәтерләмим. Ш.Янбаев Иләп алу Тиз арада иләргә дә өлгерү. Тунагач, тирене киртәгә киереп элде, бер арада иләп тә алырмын, аяк астына җәярмен, дип уйлады, куанып. Г.Якупова Иләп бетерү Ахыргача иләү; барысын да иләү Иләп кую Алдан иләп әзер итү Иләп ташлау Тиз арада иләү, тиз-тиз иләргә өлгерү. Элек тоткан бүре-төлке тиреләрен иләп ташлады, әзер тиреләрдән балаларына бүрек, бияләй текте. Р.Батулла Иләп тору Әле, хәзерге вакытта иләү Иләп чыгу Һәрберсен, булган берсен иләү Или төшү Тагын да әйбәтрәк иләү |