ИЛӘ’Ү I ф. 1) Онны, көрпәдән аерып алу өчен, иләк аша үткәрү. Зөләйха, амбар ишеген киң ачып, җилпучын яктыга таба тартып, онны иләргә кереште. А.Гыйләҗев. [Мөсәпбиха апа] Савыт-сабаларны юып, мыштыр-мыштыр он иләп, камыр басып азапланды. М.Маликова

2) Бөртекле ашлык, ком яки вак ташны иләк аша үткәреп, чит нәрсәләрдән, чүп-чардан арындыру. Машина өчен орлыкны аеруча нык иләргә кирәк. М.Җәлил. Ком тауларын или-или, кемдер Эзләп ала алтын бөртеген. Ә.Ситдыйкова

3) күч. Вак яңгыр, кар яву, сибәләп тору. Баш өсләп үтә болытлар, вак кына яңгыр иләп. Р.Харис. Ак болытны иләп, карлар ява... Л.Фәтхетдинова

4) күч. сөйл. Берәр эшне, мәсьәләне яки әйберне, кешене һәрьяклап, кат-кат, җентекләп тикшерү, сынау; сайлап алу. Егерме өч кеше урынына 203 гариза бирелгән. Бер урынга – унлап кеше. Аяусыз иләделәр безне. А.Гыйләҗев. С.Хәким алда әйтелеп узган шигырендә Дәрдемәнднең һәр сүзен «Урал тауларыннан... арчып алган алтын» бөртекләре кебек «иләгеннән иләп йөз кабат» чыгаруына, таләпчәнлегенә соклануын яшерми. Т.Галиуллин. Сөйләүләренә караганда, бу иләү процессында беркемгә тырнак белән дә чиртмәгәннәр, һәм, гомумән, бу кыйнау бөтенләй булмаган... М.Мәһдиев

5) күч. сөйл. Озак киеп таушалдыру, туздырып бетерү; артык кадерләп сакламыйча көн дә кию, әрсезгә кию. Бу түфли нык булды, күптәннән илим

6) күч. сөйл. Эшсез, сәбәпсез, шөгыльсез йөрү, файдасызга йөрү. Ә Рәхимҗан, үскән саен, әнкәдән читләшә барды. Кая ул үкерә-үкерә хатын тукмаган атаның кулына сугу, өйдә кара тавыш тынганчы, багана хәтле гәүдәсен иләп тышта йөри иде малай. Н.Гыйматдинова

7) күч. гади. с. Кыйнау, тукмау

8) күч. Бик каты тиргәү, ачулану. Миңа, башка председательләрне «иләгәндә», мисал итеп күрсәтү өчен факт, пример кирәк. М.Хәсәнов. Аннары, өйгә кайткач, хатын иләде, малай: «Ярый әле, пәлтә урынында мин булмаганмын, мине калдырып, Мәрүскәне алып киткән булыр идең», – ди. М.Шаһимәрдәнов

9) күч. Талау, бөлгенлеккә, хәерчелеккә төшерү. Без сезгә ышанып харап була яздык. Иләдегез инде, Нигъмәт әфәнде, иләдегез. Алла хәерле кылсын инде. К.Тинчурин

10) күч. Кайгы-хәсрәт күрү, газаплану, җәфа чигү; сыналу. Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торганда, бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә «или» торгандыр, дип пошына идем. И.Салахов. Туганда алар (кешеләр) барысы да сабый булып туалар. Сабыйларның һәркайсы тигез. Бары язмыш кына кешене төрлечә бүлгәли, тарката, или. Юлдаш

11) күч. Бер сүз, хәбәрне кат-кат сөйләү, кабат-кабат әйтү. Әби белән озак сөйләшеп торасы килми, чөнки пароходның зурлыгына тамчы да исе китми. Икенче хәл, әйтик, иптәш малайлар арасында. Менә, ичмасам, алар иләпме илиләр. Ф.Хөсни. Чыннан да, төн буе сүз шул турыда гына була иде, или, или иде Валя ирен, мыш-мыш сулап, бер сүз эндәшми ята иде Ахияр! Р.Зәйдулла

12) күч. Киметү, азайту, сирәгәйтү. Сугыш, --- ирләр сафын нык иләде. Н.Әхмәдиев

13) күч. Кирәкле үзенчәлекләрне, сыйфатларны булдырыр өчен нәрсә белән дә булса тәэсир итү. [Зөлкафил:] Шәһәр һәр ел саен үзенә меңәрләгән яшь егет-кызны авылдан алып, йотып тора. Һәм ул аны эшкәртә башлый. Шәһәр кешене или, селкетә, калибрлый. М.Мәһдиев

14) күч. Бер яктан икенче якка бәргәләү, селкетү. Ә машина чайкый да или. Һай, бу сикәлтәле юлларны!.. М.Хәсәнов

Иләп алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз арада иләү

Иләп бетерү 1) Тулысынча, беткәнче иләү. Мин сөйләп бетергәнче, әнием онны иләп тә бетерде. Г.Якупова. Габделнур су алып кергәндә, әнисе өстәлдәге җилпучка он иләп бетергән дә, аның урынына куна тактасы куеп, камыр басарга әзерләнә иде. Р.Кәрами

2) Тәмам, бик нык иләү. Тәмам иләп бетергәч кенә, ниндидер бер шәфкатьлесе ишекнең келәсен күтәрә. Изелгән, тукмалган малайлар уенчык мылтыктан аткан борчак кебек салкын кар өстенә сибеләләр. М.Мәһдиев

Иләп җибәрү Тиз арада иләү. Сөенә-сөенә ашханәдән иләк алып чыгып, җәймәдәге онны әйбәтләп иләп җибәрде. Ф.Сафин

Иләп кую Алдан иләп әзер тоту. [Хәсби:] Бераз бодай оным бар, иртә беләнгә коймак изеп җибәрербез. Кыл иләктән иләп куярсың. К.Тинчурин

Иләп ташлау 1) Аннан-моннан, тиз-тиз иләү

2) Тиз арада иләү (7 мәгъ.), дөмбәсләп ыргыту. Теге егет шактый таза булып чыкты, берүзе өч егетне күз ачып йомганчы иләп ташлады. М.Мәһдиев

Иләп тору Әле, хәзерге вакытта иләү. Әнкәй эре иләк белән Он иләп тора кебек. Н.Акмалов

Иләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче иләү. Әйе, иң беренче нәүбәттә, нәкъ менә автор үз хезмәтенең теленә тәнкыйть күзе белән карап, аны «нечкә иләктән иләп» чыгарга, турысын әйткәндә, редакцияләү ләззәтен татырга тиеш. М.Вәлиев

Иләп яту Озак вакытлар, бертуктаусыз иләү. [Шәүкәт:] «Булыш, кырыкмаса кырык кыз дустыңны иләп ята!» – дип, иптәшенә кычкыра. Я.Зәнкиев

Или башлау Иләргә керешү. --- баздан мичкәсе белән ачы бал чыгарган да казылыктыр-фәләндер китереп куйган, иртәнгегә коймак пешерергә дип, он или башлаган. Әкият. Аннары, комиссия иләктән или башлагач, берәү мине «сатлыкҗан» дип чакты. Ә.Гаффар

Или бару Торган саен күбрәк иләү

Или бирү Иләвен дәвам итү, һаман да иләү. Ком сәгате тавыш-тынсыз или бирә дөнья комын... Сөләйман

Или төшү Тагын да бераз иләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә