ИЛӘС-МИЛӘСЛЕК и. Ашкынучан, иләс-миләс булу. Күңел һаман иләс-миләс. Чынлап та, кайсысына күбрәк тартылам соң әле? Шушы иләс-миләслегем киләчәктә үз башыма гына булмаса ярый инде. З.Хөснияр. Аның да күңелендә иләс-миләслек, ярларына сыешмаслык яшьлеге тулышып ага иде бугай... А.Гыйләҗев. Шәкерт абзыйның иләс-миләслеге халык күңелендә матур бер истәлек сыман гына яши иде. М.Мәһдиев |