ИЛӘС-МИЛӘСЛӘНҮ ф. к. иләс-миләс килү. [Хәдичәнең] Күзләре, ничектер, танымаган кешесенә карагандай иләс-миләсләнгән. М.Хәсәнов. Күңел ниндидер билгесез, ләкин татлы бер талпыну белән талпынып, иләс-миләсләнеп очына башлый. И.Гази. Теге шабашкыларга ияреп, күңелең иләс-миләсләнде, ахры. А.Гыйләҗев Иләс-миләсләнә башлау Иләс-миләслек билгеләре беленү Иләс-миләсләнеп бетү Тәмам, бөтенләй иләс-миләсләнү Иләс-миләсләнеп китү Кинәт кенә иләс-миләсләнү. Гөлчирәттәйнең күңеле иләс-миләсләнеп китте... С.Сөләйманова. Бу мәгълүматлар өнсез итте баш врачны. Иләс-миләсләнеп китте, башында берьюлы мең төрле сораулар туды. М.Хәсәнов. [Мәүлия:] Эчмә! Синең иләс-миләсләнеп китә торган гадәтең бар. Х.Ибраһим |