ИЛӘ’С-МИЛӘС КИЛҮ ф. 1) Күңел ашкыну, шашыну, талпыну, дулкынлану; күңел тынычлыгын югалту. Бәлки, бүген аның урынына башка берәү килгәндер? Менә яхшы булыр иде! Стрельцовның йөрәге болай сикермәс, күңеле болай иләс-миләс килмәс иде. И.Гази. Буш вакытта күбрәк укырга, имтиханнарга әзерләнергә --- кирәк. Ә син (инде ничә көн!) иләс-миләс килеп йөрисең. Т.Таһиров. Хәер, ул җыр тәэсиренә бирелгәнче, мин әле бу авылда беренче мәхәббәт хисенә дучар булып иләс-миләс килеп йөрдем. М.Мәһдиев

2) Юләрсымак, аңгы-миңге булу. Үзем йокылы кучер төсле, Иләс-миләс килеп утырдым. М.Җәлил

3) Аңгыралану, миңгерәүләнү. Иләс-миләс килә башым, Әллә гомерем аз микән? Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә