ИЛӘС-МИЛӘС с. 1. 1) Ашкынучан, җилкенүчән, шашкын, хыялый. Чак кына берәр нәрсә булдымы, --- Равилнең болай да иләс-миләс күңеленә вәсвәсә салырга тотына. А.Гыйләҗев. Карашларың – сер ташкыны. Хисләрем иләс-миләс. Г.Морат. Андрейның берничә мәртәбә искәргәне булды: биредә, югары кышлауда, аның кинәт йөрәге җилкенә башлый, күңелен иләс-миләс уйлар чолгап ала. В.Распутин 2) Акылга утырып җитмәгән, акылга җиңелрәк. [Хәсби:] Сорашмадыңмы, нишләп алай алданган? [Тимай:] Иләс-миләс чагы бит. Хатынлыкка алам, дигән тасма теленә ышанган. Т.Гыйззәт 3) Акылсыз, тилемсә, юләрсыман. Ул [Савелий Кузьмич] Саньканың барлы-юклы бер атна эчендә кулдан ычкынуын, иләс-миләскә әйләнүен, тамагыннан аш үтмәвен аңлый алмый. Ф.Латыйфи. Өянәге тоткан авыру кебек, түшәгендә калтыранып утырган Газинурның иләс-миләс хәлгә төшүен чамалап, Гөлнәзирә үзе дә исен-акылын җуя язды. Г.Гыйльманов 4) Ярым уяу, ярым исерек хәлдә булу. Локман карт баядан бирле ике кулы белән сәке йөзлегенә таянып, авызын ача төшеп, йокыдан айный алмаган төсле иләс-миләс бер кыяфәттә утыра иде. Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. 1) Акылга җиңеләйгән сыман кыяфәттә. «Дару»ларның, им-томнарның һичбер файдасы тими, ул һаман... иләс-миләс тора. Куркынып, сискәнеп китә, я булмаса, шатлык күрсәтеп, әллә нәрсә сөйләп ташлый. М.Гафури. Болай да иләс-миләс утыра иде, кулыннан эш төште. Бар ихтыярын җыеп, мәкаләсен язып бетерергә теләде – барып чыкмады. А.Гыйләҗев. Елама, бәгърем, йокыдан уянуга, иләс-миләс баштан, пәри-җен дип торам... Г.Рәхим 2) Үз-үзен белештермичә, ярым исерек кыяфәттә. Синең ордым-бәрдем сүзләреңә, җен алыштырган кеше кебек иләс-миләс йөрүләреңә күп түздек, күрмәмешкә салыштык. Р.Вәлиев. Кайчакны ул, бара торгач, үзенең болай иләс-миләс йөрүен үзе үк ошатмый. Г.Бәширов 3. и. мәгъ. Акылсыз, тилемсә, юләр кеше. Иләс-миләс игә килмәс. Мәкаль. Тәнзилә яшьле күз керфекләре аша ак пәрдәле тәрәзә шәйләде. «Үз өйләренә алып кайткан ич бу иләс-миләс. Әни, ди бит әнә». Р.Төхфәтуллин. Хәзер ул, хатыны чит шәһәрләргә китеп сату иткәндә, өй каравылчысы да. Шуннан артыгы ул иләс-миләскә кирәкми дә иде. Р.Сәгъди |