ИЛӘСЛЕК и. Җилкенүчән, иләс булу. [Тәнкәбикә:] Балам! ...Күңел иләслеге өчен акыл гомер буе җәфа чигә. М.Кәрим. Аңа ничек тә ике яшь арасына салкынлык кертергә кирәк, Саньканың күңеленә иләслек саласы бар, ә моның өчен дин кануннары иң кулай нәрсә иде. Ф.Латыйфи. Әллә ни тирәннән уйлап түгел, исерек бер иләслеккә бирелеп, --- «Минем колхоз!» дип мактанырга яратудан туган бу мәгънәсез сорау Галләм хаҗи өчен шактый мәгънәле булып чыкты. Ф.Хөсни |