ИЛӘСЛӘНҮ ф. 1) Җилкенү, ашкыну, очыну, талпыну, ярсыну. Улым, балам, кайтасыңны белмәдем шул. Күңелем нидер сизде мәгәр, иләсләнде. Я.Зәнкиев. Хатынның кайнар тәне, җылы сулышы аны тәмам гаҗизләндерде, иләсләнер хәлгә китерде. М.Хәбибуллин. Сугышта һөҗүмгә барыр алдыннан безнең дә күңел шулай иләсләнә торган иде. Р.Вәлиев 2) Ни кылганын уйламау, шашыну. --- байлык туплау, киенү-ясану белән иләсләнгән хатынга тулы ирек кирәк иде. М.Насыйбуллин 3) Мәсьәләне аек акыл белән хәл итмәү; юләрләнү. – Су анасы?! – дип кайтарып сорады Камай. – Нинди су анасы, иләсләндеңме әллә? М.Хәбибуллин. Шундый буталчык уйлар белән иләсләнүе нәтиҗәсендәдер, бер көнне Саимә әнисе алдында болай дип сүз ачты ---. Ф.Хөсни Иләсләнә бару Вакыт узган саен иләслеге арту. --- чибәр хатын-кыз картая барган саен иләсләнә бара ---. М.Хәбибуллин Иләсләнә башлау Иләсләнү билгеләре күренү. Ләкин йокы шаукымына иләсләнә башлаган Газиз картны мыштыр-мыштыр ишектән кереп килүче Зәйтүнә кортка кабат теге сәер балыклы дөньяга кайтарды. Г.Гыйльманов Иләсләнә төшү Бераз, берникадәр иләсләнү. Назланудан тагын да иләсләнә төшкән Сәфәргали абзый, моны ишетүгә, кесәсендәге акчасын чамалап алды ---. З.Фәйзи Иләсләнеп алу Берара, кыска вакыт эчендә, азрак иләсләнү. Шулай итеп, Фәләх беркемгә дә алай дөньясын онытып гашыйк булып йөрмәде. Дөрес, бер иләсләнеп алды алуын. В.Нуруллин Иләсләнеп бетү 1) Тәмам иләсләнү; иләсләнү дәрәҗәсенә җитү. Инде Сара апа да иләсләнеп беткән, Мостафадан текст көтә. М.Мәһдиев 2) Бөтенләй акылсызлану, юләрләнү Иләсләнеп китү 1) Кинәттән, көтмәгәндә иләсләнү. Эшли суыткыч, бик тыныч эшли. --- Мин тагын дәртләнеп, иләсләнеп киттем. Г.Шәрәфи. Шушы мизгелдән Настёна әйтерсең иләсләнеп китте: аның җанын ниндидер бәхетле, ахмак бер хәлсезлек чолгап алды. В.Распутин 2) Ниндидер этәргеч сәбәп белән иләсләнү. Сәфәргали абзый, беренче гыйшык утында янгандагы кебек халәттә булмаса да, Әминәнең җылы карашы белән күңелне эретә торган ягымлы сүзләреннән хәйран гына иләсләнеп киткән иде. З.Фәйзи Иләсләнеп кую Кинәт иләсләнү. Безнең күңел җиләккә барырга иләсләнеп куйды. Н.Хәсәнов Иләсләнеп тору Иләсләнгән хәлдә булу |