ИЛӘСЛӘНДЕРҮ ф. 1) Җилкенү, ашкыну. Аның да күпләрне кызыктырып, күпләрне иләсләндереп, күпләрне көнләштереп йөргән яшь чаклары бар иде лә! Ә.Гаффар. Җәйге җылы кеше күңелен иләсләндерә, аны бераз бушатып, туарып җибәрә, хөрлеккә, иреккә өнди, матурлыкка ымсындыра. Г.Гыйльманов 2) Ни кылганын уйламас дәрәҗәгә җиткерү. Чынында исә мине шәрә хатын-кыз аягын күрү иләсләндерде. З.Мәхмүди Иләсләндерә башлау Иләсләндерергә тотыну Иләсләндереп җибәрү Кинәттән, көтмәгәндә генә иләсләндерә башлау Иләсләндереп кую Кинәт иләсләндерү Иләсләндереп тору Әледән-әле яки озак вакытлар дәвамында иләсләндерү. Баягы сәер тавышлар аның зиһенен һаман иләсләндереп тора иде. Г.Гыйльманов |