ИЛӘС с. 1. 1) Җилкенчәк, ашкынып, дәртләнеп торган, шашкын. [Тәнкәбикә:] Иләс күңел дулар да янә басылыр. М.Кәрим. Күрәсең, «бу як» тиешле тәрбияне биреп җиткермәгән, «теге як» исә малайның иләс күңелен җилкетүдән туктамаган. Ф.Хөсни 2) Җилкенүчән, күңеле урыныннан купкан. Укымыйча гына «лётчик булырга» хыялланучы иләс малай, сумкасын кая җитте шунда ыргытып, уенга чапкан. Ф.Хөсни 3) Җиңел акыллы, юләр; сәер яклары булган. [Ул] Юри бераз иләсрәк булып кылана иде. Г.Әпсәләмов. Әгәр дә бүтән бер кеше, ягъни мәсәлән, шөкәтсез Сабираның иләс Хәкимҗаны шулай өйләнеп кайтса, кеше ни дә әйтмәс иде әле. Ф.Яхин 2. и. мәгъ. Ашкынучан, ярсу йөрәкле яки җиңел акыллы кеше. Иләс илле ел илдә йөрсә, илен танымас. Мәкаль. Иләс илдән китәр. Мәкаль. – Хәзер, анасы, хәзер, Гаязтиннарга гына барып кайтам. – Әй карт иләс!.. – диде Миңҗамал әби. Г.Шәрәфи ◊ Иләс йөрәк Хискә бирелеп китүчән, ашкынып йөрүчән кеше турында. Җырындагы тирән хисләр белән Сөеп-сыйпап иләс йөрәкне, Кешелекнең – дуслык, дөреслекнең Гүзәллеген безгә өйрәтте. Х.Туфан |