ИЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. иләү I (1 мәгъ.). Килеп җитте бит бу «яз» дигәннәре, ә минем әле чәчүлегем дә иләнмәгән. И.Гази

2) күч. Нинди дә булса әйберне, эшне яки нинди дә булса хезмәткә кешеләрне сайлап алу өчен, аларны кат-кат, төрле яклап җентекләп тикшерү аша уздыру. Бу революция безнең иптәшләребезгә имтихан булды. Революционерлар иләнделәр. Без хәзер кем безнең дус, кем дошман икәнлеген ачык аңладык. Ш.Әхмәдиев

3) күч. сөйл. Күп файдаланудан, озак кулланудан таушалу, тузу. Безнең машина исә, киресенчә, һич тә энәдән-җептән чыккан гына машина түгел иде, ул инде кимендә бер-ике ел иләнгән машина иде. Н.Фәттах

4) күч. сөйл. Күп авыр мәшәкатьләр күрү, азаплану, михнәт чигү, җәфалану. Әхмәтсафа килеп кергән вакыт – ир белән хатынның тормыш иләгендә аяусыз иләнеп тә, исән-имин кавышырга насыйп булуына тәмам ышанып бетеп барган чаклары, еллар үтеп тә сүрелмәгән мәхәббәтнең кабат дөрләп кабынган мәле... Ф.Сафин

5) күч. сөйл. Эшсез, шөгыльсез яшәү. Гыймранның ике малае я авылда, я бистәдә. Ике арада иләнәләр. Башкисәрләр алар. Н.Гыйматдинова

Иләнә тору 1) Бертуктаусыз кабат-кабат иләнү. Вакыты җитүгә, сакчы, тимер капкасын ачып, безне ишегалдына кертеп җибәрде. --- иләнә торгач, ниндидер кабул итү бүлмәсенә килеп эләктек. М.Әмирханов

Иләнеп бетү Бөтенесе дә иләнү; беткәнче иләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә