ИЛӘН бәйл. иск. кит. к. илә. Кич белән бозау тиресенең бер читенә: «Сәне христианнарча – алты йөз дә кырыгынчы, безнеңчә тычкан елында Тәңре Илаһи илән Өске Кирмәннән Чалбай хан алае куылды», – дип язып куйды [Илбарис баһадир]. М.Хәбибуллин. [Хиссәт] Ике ел микъдам бер кешегә мең ике йөз тәңкә акча биргән икән, шул кеше акчаны интереслары илән бергә китергән. Г.Фаикъ. Илчеләр күп төрле һәдияләр илән, ничә көннәр юл йөргәннән соң, Һушәң шаһ падишаһка барып җиттеләр. Дастан |