ИЛӘМСЕЗЛЕК и. диал. 1) Шыксызлык, ямьсезлек, тупаслык. Иңбашына зур кызыл йолдыз кадаган берәү, бөеренә таянып: – Җырлаудан туктарга! – дип боерды. Шуңадыр, күрәсең, бу юлы резин күсәкләрнең гайрәте чикте, иләмсезлекләре эчкәре үтеп керергә кыймады. Ә.Гаффар. Иләмсезлек белән тулы кибет – Ни сайларга монда кызларга? Ә.Баян

2) Җыйнаксызлык, таркаулык, пөхтәлек җитмәү. Өс-башының иләмсезлеге. Бүлмәнең иләмсезлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә