ИЛӘМСЕЗЛӘНҮ ф. диал. Матурлыгын, ямен югалту, иләмсезгә әйләнү. Бераздан инешкә кулын каты итеп селтәде, таянсадагы кар эреп, иләмсезләнеп төшкән учы эзен сөртеп җибәрмәкче булды, ләкин кулын кинәт кире алды. М.Хуҗин

Иләмсезләнә бару Торган саен ныграк иләмсезләнү

Иләмсезләнә башлау Ямьсезлек билгеләре күренү

Иләмсезләнеп бетү Тәмам, бик нык иләмсезләнү

Иләмсезләнеп калу Нинди дә булса вакыттан, сәбәптән соң иләмсезләнү

Иләмсезләнеп китү Кинәт, бераз иләмсезләнү. Уылдык чәчү өчен океан киңлекләрен ташлап елгага кергәч, ана балыкларның гәүдәсе иләмсезләнеп китә ---. Кызыклы ихтиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә