ИЛӘМСЕЗ с. диал. 1. 1) Төсе-бите, тышкы килеш-килбәте куркыныч, күрексез, шыксыз. Хатын, бераздан гына аңына килеп, аяк астындагы балтаны күрә һәм Рәхмәтулланы изеп-сытып яткан иләмсез аюның умырткасын чабып өзә... Я.Зәнкиев. Минҗан карт тышкы кыяфәте белән бик ямьсез кеше иде: яньчек борынлы, йөнтәс кашлы, черек тешле, чыгынты яңакларына төк үскән, чепи күзле мондый иләмсез адәм якын-тирә авылларда берәү генә --- иде. М.Мәһдиев 2) Әшәке, яман; күңелгә ятышсыз. Бу тынгысыз, ямьсез, иләмсез уеннан ул --- котылырга тырышып караса да, кара сакаллы фикер зиһенен тишә, игәүли, бораулый... Т.Галиуллин. Дөнья тәмам караңгыланып, яшен камчылары ачыкланганнан-ачыкланды, зәңгәр яктылык культбудка эченә үтеп-үтеп керде. Җитмәсә, иләмсез тавыш туктаусыз баш өстендә дөбердәде. Җ.Рәхимов 3) Артык зур, бик эре, дәү. Өстеңә шундый авыр, иләмсез ташлар явып торганда, бәхет турында уйлый, өметләнә аласыңмыни?.. Я.Зәнкиев. Шунда гына күреп ала Фариз абый иләмсез шкафны. К.Миңлебаев 2. кис. Гадәттән тыш, бик, гаять. Артларыннан әз генә дә калышмыйча, иләмсез зур күләгәләре сөйрәлеп барды. Н.Фәттах. Уянып чыккач та Уразаев бәрәңге бакчасына күз сала торган иде, бүген карашы офыкларны басып торган иләмсез кара болытларга --- төште. Я.Зәнкиев. Арабызда бер малай да бар. Буйга иләмсез озын, кушаматы – «Баганай». С.Сөләйманова 3. рәв. мәгъ. 1) Ямьсез хәлдә, кыяфәтсез булып. Кеше күзенә иләмсез күренү 2) Каты итеп, бик нык. Егет тегене хайван килеш бик иләмсез акырта-акырта кыйнады. Әкият. Кояш иләмсез кыздыруын белә. А.Тимергалин |