ИЛӘК-ЧИЛӘК җый. и. 1) Йорт хуҗалыгындагы барлык савыт-саба. Әнисенең, таң атмас борын торып, почмак якта савыт-саба, иләк-чиләкләрне шалтыратуын ишетү белән, Фирдәвес тә сикереп торды. М.Хәсәнов. Чоланнан түшәк-ястыкны, өйдән иләк-чиләкне шунда ташып бетергәннәр. А.Гыйләҗев. Бөтен урам буеннан-буена өй җиһазлары, --- савыт-саба, иләк-чиләк белән тулган. Р.Вәлиев 2) күч. Вак-төяк, әһәмиятсез нәрсәләр. Таушалган адәм баласының януы юктан – иләк-чиләктән, әтрәк-үтрәктән башлана. Т.Галиуллин |