ИЛӘКЧЕ и. Иләк ясау остасы, иләк ясаучы кеше. Иләкченең – иләге, чиләкченең чиләге юк. Мәкаль. Иләк ясау осталыгын өйрәнеп, алдагы көннәрдә галимнәр, бәлки, китаплар язарлар, --- кинолар төшерерләр әле. Иләкчеләрне эзләп йөрерләр, әмма ХХI гасырда Түбән Мактамада иләк ясаучылар, мөгаен, беткән булыр инде. Казан утлары. Тирә-якта башка иләкче булмаганлыктан, иләккә руста да, мукшыда да, чувашта да зур ихтыяҗ булган. Сөембикә |