ИЛӘКЛӘ’Ү ф. сөйл. Тишкәләү, чәрдәкләү. Вагоннарның түшәм-идәннәрен пулемётлардан иләкләп узганнар. М.Рафиков Иләкләп бетерү Бик нык иләкләү. Беренче патронның төбен тишеп, иләкләп бетердек, эчендәге дарысы агып чыкты ---. А.Гыйләҗев Иләкләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм иләкләү; башыннан ахырына кадәр иләкләү Иләкли башлау Иләкләргә тотыну Иләкли төшү Бераз иләкләү |