ИЛӘКЛӘП-ЧИЛӘКЛӘП рәв. Бик көчле, бик күп итеп, мул итеп (яңгыр яву турында). Атнадан артык әле иләкләп-чиләкләп койган, әле пыскып кына сибәләгән яңгырлардан соң чалт аяз көннәр башланды. Р.Төхфәтуллин