ИЛӘ’К ЙОЛДЫЗ и. астр. Иләк йолдызлар төркемендәге бер йолдызның халык телендәге атамасы; русчасы: стожары. Күзен ачкач, ул иң беренче булып күк йөзендәге Иләк йолдызны таныды. М.Мәһдиев. «Менә бусы – Иләк йолдыз, тегесе булыр Арктур!..» – ди бу [Якуб абый], һаман йолдызларны күрсәтеп ---. А.Гыйләҗев. [Әткәй] Ишегалдына алып чыгып тезәр иде дә йолдызларны күрсәтеп сөйләп торыр иде: «Менә бусы – Иләк йолдыз, тегесе – Тимер казык». А.Гыйләҗев |