ИЛӘ’К АСТЫ и. 1) Иләк белән иләгәндә аралап алынган чүп. Көне буе иләдем, иләдем дә, иләк өстен, иләк астын бергә кушып, тегермәнгә киттем --- . Г.Шәрәфи

2) күч. Эшкә ярамаган, яраксызга чыккан нәрсәләр; вак-төяк халык. Тик ул гәзитләргә бирә торган белдерүләр буенча хатын эзләп табан туздырма: андагы хатыннар – аптыраганнан акча туздыручы иләк аслары гына. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә