ИЛӘК I и. 1) Он яки ярманы, орлыкларны эрерәк катышмалардан аеру җайланмасы. Солы оны иләгәндә, җиз иләктә учы-учы белән әрсез кылчык бөялеп кала торган иде... А.Гыйләҗев. Шуннан соң ул [Торымтай] кыл иләктә тары ярмасы юды. Н.Фәттах

2) Ашлык чистарту, җилгәрү, суыру машиналарында иләү өчен челтәр җайланма. Өннә апа җилгәргечкә беренче чиләк чүпле бодайны китереп салды. Кибәкләр тузып бер якка очтылар, ә яп-якты эре бодай бөртекләре, куанышып, иләк өстендә бии-бии, мөшкә аша капчыкларга коелды. Я.Зәнкиев. --- ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар, агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрне пыркытып чыгарып, җилгәргеч иләгеннән бозып ясалган бәләкәй җәтмәләр белән балык сөзәләр... А.Гыйләҗев

3) Балчык, вак таш, комны һ.б.ш.ларны үткәрү, иләү, сөзү өчен зур җайланма. Аларның машиналашкан куллары --- таш катнаш балчыкларны тимер иләкнең бер ягыннан икенче ягына йөгерт[әләр]. М.Гафури

Иләге су тотмау Сер саклый алмау, авызында сүз тормау. Бу вакыйганы кеше-фәләнгә ишеттермик инде, дип сүз куешкан булсак та, иләкләре су тотмады, кардәшләрем табын янында еш кына минем якка карангалап, пырх-пырх көлеп куялар иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Иләк авыз гади с. 1) Зур авыз. Җанашым, аһ, иләк авызыңны үпсәм! Ни кайгы, инде шул чакта үлсәм. Г.Тукай. Шушы кичне Миләүшә өйдәгеләргә сиздерми генә көзге тирәсендә күбрәк уралды. Күз-каш, ияк-танау тирәләре болай ярыйсы гына төсле, әмма авызы зуррак шул: «иләк авыз», җитмәсә, итләч битле... Г.Байбурин. Кая инде ул «Баламишкин» җырлап үскән безнең иләк авызга мондый хикмәтле «шлюпкалы» җырларның җаен белергә... М.Мәһдиев; 2) Түгеп-чәчеп ашаучы кеше; 3) Авызында сүз тормаган, сер тотмас кеше. – Ә ничек сөйләмисең, ди? --- – Ишкәнсең икән, иләк авыз! – Бу минутта Рәмилә үзе дә малайның җилкә тамырына берне кундырмыйча чак кына тыелып калды. Э.Касыймов. Тешең-тырнагың белән тырыш, мәгәр иләк авыз, буш сүз булып каласы түгел... Б.Камалов. Иләк авызлы гади с. Зур авызлы. [Рамиз] Әхмәтсафа абзыйның иләк авызлы Кадриясен кичә төн буе каравыллап чыкты... М.Хәбибуллин. Иләк аша караган Артык күп сипкелле битле кеше турында. Иләк аша үткәрү (уздыру, сөзү) Җентекләп тикшерү, нык тикшереп, сайлап алу. Менә кайчан башланды ул кешене, үзенә сиздермичә генә, зурайткыч пыяла аша карау, эреле-ваклы иләк аша уздыру! М.Насыйбуллин. Ләкин ул алай итмәде, инде һәрбер җөмләсе күңелгә сеңгән, кабат-кабат укылган газета материалын яңадан тәнкыйть иләге аша сөзеп укый башлады. А.Расих. Хәзер сүзне үлчәп, әллә ничә тапкыр иләк аша үткәреп кенә сөйләргә ярый... А.Гыйләҗев. Иләк баш гади с. тирг. 1) Тиз онытучан, хәтерсез кеше; 2) Ахмак, аңгыра, надан кеше. Иләк белән җил тотып маташу к. иләк белән су ташу. Иләк белән иләп карау Җентекләп, төрле яктан тикшерү; бик нык тикшереп, сайлап алу. Миңа акыл бигрәк иртә керде, һәр нәрсәне иләк белән иләп карыйм. Н.Гыйматдинова. Иләк белән кояш (якты) ташу к. иләк белән су ташу. Иләк белән су сөзү к. иләк белән су ташу Иләк белән су сөзгән кебек булды ла аларны (жуликларны) тотарга тырышу. З.Фәтхетдинов. Иләк белән су ташу Юк эшкә, файдасызга, бушка көч түгү, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнү. --- коммунистлар режимыннан яхшылык көтү – иләк белән су ташу ул, ниятләре явызлыкта, бу юлы явызлыклары кая кадәр барып җитәр? А.Гыйләҗев. Хатын белән бәхәсләшү, аны төзәтергә тырышу, Мәһди исемле язучы әйткәндәй, иләк белән су ташыгандай файдасыз. Н.Әхмәдиев. Дөньяда иң буш эш нәрсә? Иләк белән су ташумы? Юк! Хатынның «холык» дигәнен үзгәртергә маташу. М.Мәһдиев. Иләк бит гади с. мыск. Шадра битле кешегә карата әйтелә. Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит, Синең кебек иләк битләр сирәк бит. Г.Тукай. Иләк булу Сизерәп, тишкәләнеп бетү. [Ат] Бөтенләй тишкәләнеп иләк булган, --- төз атканнар, --- тишкәләп бетергәннәр. Ш.Усманов. Иләк итү Тишкәләп бетерү, иләкләү. --- бер җирән чәчлесе, башкаларның сүзенә каршы төшеп, миңа ярсып-ярсып штык белән кадарга тотынды. Гәүдәне агач саклады, ә менә аяк-кулларны иләк итте, явыз. Ф.Яруллин. Сугыш талкысы адәм баласын ниләр генә эшләтмәгән?! Кайсының тәнен ярчыклар иләк итеп тишкәләп бетергән, әмма йөрәге тибә әле, җаны чыгып җитмәгән, күзе йомык, аңы юк. Х.Камалов. Гәрәй, ак кулъяулыгын тишеп, вак иләк ясап бетерде. А.Гыйләҗев. Иләкнекен чиләккә бушату 1) Мәгънәсез, файдасыз эш белән шөгыльләнү. Каландаров бераз уйлап торгач: – Үзегез, эштә кимчелекләр бар, дисез. Ә үзегез кискен чара кулланырга каршы киләсез. --- Юкса, ни өчен монда иләкнекен чиләккә бушатып утырабыз?.. А.Каһһар; 2) Сүз йөртү, гайбәт сөйләү. Председатель киткәч тә, сыер савучылар урыннарыннан кузгалырга ашыкмады: әйтелеп бетмәгән сүзләре байтак калган, иләктәген чиләккә бушатып, тагын бераз тел чарлап алдылар. Г.Байбурин. Иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә бушату к. иләкнекен чиләккә бушату. – Әгәр мин барысын да дөресен генә сөйләп бирсәм, сез аны кешегә әйтмәссезме соң? – дип сорады ул [Гомәр], икеләнеп. – Мин иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә бушатучылардан түгел, – диде директор, коры гына. Г.Рәхим. Иләк сораганга чиләк бирү (тоттыру) Кеше үтенеченә формаль килеп, ул сораган эш урынына башка эш эшләү. Иләк сораганга – чиләк, чиләк сораганга чүлмәк тоттыру к. иләк сораганга чиләк бирү (тоттыру). Иләктәген чиләккә авыштыру к. иләкнекен чиләккә бушату. Иләктән уздыру (иләү, үткәрү, үткәзү, сөзү, чыгару) 1) к. иләк аша үткәрү (уздыру, сөзү). Рәмзия Зөбәйдә сөйләгәннәрне илтифатлы тыңлый, үзенең фикер иләгеннән үткәрә ---. Б.Камалов. Кадрларны күреп алу, сайлап иләктән үткәрү, талантлыларны вакытында үстерү бик мөһим бурычлардан санала иде. Сөембикә; 2) Күз алдына китерү, узганнарны, үткәннәрне искә төшерү; аң аша уздыру. Монда [станциядә] озак утырсаң, бөтен гомереңне иләктән уздырырга мөмкин. М.Мәһдиев. Өлкәннәрдән күргән, ишеткән һәрнәрсәне үз иләгеннән чыгарып, шулардан үзе өчен дә сөземтә табарга яраткан бу хыялый малай үзенең иманы бармы-юкмы икәнлеге турында баш ватты. З.Хөснияр; 3) Кабат-кабат сөйләү. --- «Куам» дигән сүзеңне бүтән иләктән иләмә, безләр монда таш, --- безләрнең өстә... (хатын бармагы белән түшәмгә төртте) дус түрә әфәндебез корсак симертә. Н.Гыйматдинова. Иләк ясау к. иләк итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә