ИЛӘ бәйл. кит. Белән. Һәм әйтә алам: хәзер мин – мәсгуд, мин бәхетле, моңарчы хәятны аңламаганмын; аның, яшь йөрәкнең, мәңгелек сәгадәт илә тутырып, дөнья вә каинәткә бөтенләй икенче төс бирә торган ноктасы кайда икәнен белә алмаганмын икән. Г.Ибраһимов. [Хафиз] «Кол кызлары илә уйнауны пәйгамбәрләр дә ят итмәгәннәр әле», – дияргә ниятләнеп, җай чамаларга кирәклеген фикеренә киртләп куйды. Ф.Яхин. Карга илә козгын, гадәттә, кан исенә җыела инде ул, җәмәгать. В.Имамов |