ИЛАҺИЯТ и. гар. 1) к. Илаһилык. Матдиятлелек бит Алланы танымаса да, Чиксезлек һәм Мәңгелекне танымыйча булдыра алмый!.. Алар бар. Шулай булгач, аларны танудан Алланың барлыгын тануга да ерак түгелдер... Вакыттан һәм пространстводан өстен булган Илаһият һәрвакыт кала. И.Вәлиулла. Бирелгән корбаннар, түгелгән каннарны ул [Кадерҗан] шуңа күрә Ватан халкына кылынган бөек бер илаһият, бөек бер зарурият, бөек бер бурыч дип кенә кабул итә... А.Хәлим. Әсәрнең лексикасына игътибар итсәң, рус вариантында Илаһиятка нисбәтле төшенчәләр түбәндәгечә бирелә. Алла исеме 21 кабатланса, --- татар вариантында исә 45 мәртәбә искә алына. Мәйдан 2) Дини фәлсәфә гыйлеме, теология. Илаһият галимнәре фикеренчә, «Лука тарафыннан язылган Евангелие» иң төгәл санала. Мәдәни җомга 3) күч. юг. Гүзәллек, матурлык, гаҗәпләнерлек, сокландырырлык нәрсә. Әдәби иҗат сферасына кайчандыр «илаһият», «рухият» концепцияләре кертеп тутырылган... Х.Госман. Чорга хас Илаһиятне эзләү рухы иҗатка яңа килгән буыннан алдагы елларда үзенчәлекле ачышлар юлына алып чыга. Т.Галиуллин. Бер күрүдә якын иттерә, үзенә тарта, беректерә торган әллә нинди генә серле бер ягымлылык бар иде бу кешенең йөз чалымнарында, әйтеп бетергесез илаһият, моң бар иде күзләрендә. Ш.Җиһангирова |