ИЛАҺИЛЫК и. Илаһи булу. Кызның зифа тәненнән чәчәкләргә хас илаһилык бөркелә. Г.Гыйльманов. Рухи культурасының байлыгы Европага аналитизмны, психологизмны Көнчыгыш сәнгатенең илаһилыгы белән кушарга мөмкинлек бирә. Д.Вәлиева. Татар халкы да үз рухи-мәдәни тормышында табигатькә ияреп, Илаһилыкка һәм аның белән бәйләнешле Мәңгелек Тормышка тугры калырга омтыла. И.Вәлиулла |