ИЛАҺИЛАШТЫРУ ф. 1) Табынырлык дәрәҗәдә олылау. Сез мине, чынлап та, фәрештәгә әверелдердегез. Алай илаһилаштырмагыз, соңыннан кыен булыр. Ф.Яруллин. Масайлар белән янәшә яшәүче ватусен кабиләсе кешеләре сыерларның кайбер токымнарын илаһилаштыралар. Юлдаш

2) Искиткеч яхшы, соклангыч итеп күрү. Рәссамнар кеше тәнен матур диләр, гүзәл затларны илаһилаштыралар. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә