ИЛАҺИЛАНУ ф. сир. Искиткеч, сокландыргыч, гаҗәеп, тиңләштергесез булу. «Сөям» дигән сүзне әйткәндә, җан нигә илаһилана? И.Юзеев Илаһилана бару Торган саен күбрәк илаһилану, илаһилыгы акрынлап көчәю. --- көннән-көн чибәрләнгән, шуңа күрә, үз бәясен белеп, чаялана төшкән Миләүшә Самат алдында илаһилана гына барды... Г.Гыйльманов |