ИЛАҺИ с. гар. иск. 1. 1) дини Аллага бәйләнешле, Аллага мөнәсәбәтле, Алланыкы. [Карт хәзрәт] Иман шартымны идәнгә ачып салды да --- изге, илаһи сүзләрне тезеп китте: «Әлеппи, тисси, җимхи, ыхы ыгы, далзәл...» Г.Гобәй. Туран дөньясында олуг дан тоткан, илаһи әмерләр биреп халкы вә илен бәхетле иткән, --- ошбу хатны Хәрәзем шаһы Олуг Мөхәммәт юллый. М.Хәбибуллин. Соңгы сәгате җиткәч, ниндидер бер илаһи көчкә буйсынып, аның [Андрейның] әлеге иң ахыргы үтенече атасына барып ирешәчәк... В.Распутин

2) Алла тарафыннан булдырылган; рухи. Күңелнең илаһи бернәрсә түгеллеге, бәлки реаль физиологик күренеш булуы --- һәрберебезгә билгеле. Г.Әпсәләмов

3) Изге. Илаһи зат

4) күч. Тылсымлы, сихри, серле; табигатьтән өстен. Бала тудыру йортында өч сәгать саен кабатланып торган илаһи тынлык урнашты. М.Маликова. Алда бары Идел, чиксезлеккә кадәр җәелгән, билгесез бер илаһи көч – Идел. Р.Вәлиев. Театр минем өчен хыял иде, театр режиссёрлары, актёрлары гына түгел, кая ул, әнә шул җыештыручы апалар да илаһи затлар --- булып тоела иде. А.Гыйләҗев

5) күч. юг. Искиткеч, сокландыргыч, гаҗәеп, тиңләштергесез. [Камилә туташ] Аяк астыгызда туфрак булыйм. Мин сезнең илаһи матурлыгыгызга җанымны бирергә әзер. Ш.Камал. И, күреп сокланып туеп булмас, серләреңне белеп төкәнмәс илаһи дөнья! Г.Хөсәенов. Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре – чиксез моң һәм дәрт тулы күзләре – кешеләргә түгел, ә эчкә, үзенең эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек. Р.Вәлиев

2. и. мәгъ. дини Алла, Тәңре, Ходай. Бәндәчелек белән чирләсәң дә, Бер сыйфатың өчен мең гафу: Хатын-кызны, бер Илаһи, дисең, Матурлыктан түгел шул гафил. Б.Рәхимова. Фәрештә: Кешем – син саф, Илаһига тиңләшер олы җан. Г.Хөсәенов. Дөнья оешуның башлангыч ноктасы итеп, ул [христиан дине] аның Илаһи, ягъни Алла ихтыяры буенча яралу фактын таный. Бөтендөнья тарихы

3. ы. мәгъ. Нәрсәгә булса да гаҗәпләнгәндә, аптыраганда, аны яратмаганда, каһәрләгәндә, карганганда һ.б. очракларда кулланыла. Булсаң да булырсың икән, илаһи бер шарлатан инде үзең. Татар иле

4. энд. сүз к. Илаһ (3 мәгъ.). – Ярабби, Ходаем, шул азгын бәндәне, никахлы зәүҗәсенә хыянәт иткән өчен, иң мәрхәмәтсез җәзаларыңа дучар ит! Илаһи, мәңге оҗмах чырайлары күрмәсен! – дип каргады [Мәрфуга]. Г.Бәширов. Ул арада Мәфти, --- куанычыннан, дога укып, битен сыйпарга ук кереште. – Ай, рәхмәтләр генә яусын! Илаһи, кодрәтең чиксез. Минем өчен кылган догаларны кабул итә күр! Г.Бәширов

Илаһи кадир «Әй кодрәтләр иясе Аллаһ» мәгънәсендә Аллаһка сыену сүзе. Илаһи мәгәр Берәр төрле тойгыны белдерү сүзе буларак әйтелә; бик тә, бигрәк тә. Илаһи уптык, кирәгеннән артык зурдан куптык Нинди дә булса бер эшкә тотынганда, алдан шаулап, зурдан кубып та, эшкә килгәч – сынату, эшне тиешенчә итеп башкарып чыга алмау. Илаһи уптым сөйл. Барысын бергә, берьюлы; берсен дә калдырмыйча; бернәрсә дә уйламыйча. --- әнисе Рәсүлә кайта-кайта әйтте аңа [Рәмзигә:] – Үпкә-рәнҗүләребезне аермачык сиздер, улым, әмма берүк илаһи уптым кубып бәреләсе итмә! Э.Касыймов. Динә тавышы ич бу! Булды, илаһи уптым барысы искә төште. Б.Камалов. Инде менә «сугару» дигәнендә азрак сабыр итмичә, уңга-сулга карангаламыйча, ничек инде илаһи уптым гына ябышасың, ди. Сөембикә. Илаһи ярабби Берәр нәрсәнең чамасыз матурлыгын, зурлыгын сөйләгәндә көчәйткеч әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә