ИЛАҺ и. гар. 1. 1) дини Алла, Ходай, Тәңре. Әле кендек каны җиргә тамганчы, анасының карынында чакта ук Илаһ аңа [адәми затка] яшәү рухын, әҗәлгә җиңел генә бирешмәү кодрәтен өрә. Т.Галиуллин. «Бердәнберем» дип, миңа син табынма: Мин Илаһ түгел. Р.Гаташ. Бишенче шарт – «ихлас», ягъни «Аллаһы Тәгалә бер Үзе генә Илаһтыр. Аңардан башка бер генә Илаһ та юк», – дип чын күңелдән иман кәлимәсен әйтүдер. Юлдаш 2) Мәҗүсиләр табына торган пот 3) Илаһым, Илаһем тарт. форм. Ходаем, Аллам, Тәңрем. Җиясы ризыкларыбыз, эчәсе суларыбыз бетмәсен, Илаһым! Н.Фәттах. Кулым да селкенми, башымны да бора алмыйм, валлаһи! Илаһым, дим, җанымны ал шушы минутта, коткар мине тәмуг җәзаларыннан, дип ялварам. Я.Зәнкиев. И Тәңрем, зинданнарның адәм баласын гарипләткәнен күрмисеңмени син, Илаһым?.. А.Гыйләҗев 4) күч. Башкаларга үрнәк булырлык, өлге була алырлык зат. Сүбәдәй еш кына: «Ошбу хатын – миңа Тәңре тарафыннан җибәрелгән Илаһ», – дияр иде. М.Хәбибуллин 5) күч. Башлык, хуҗа, түрә. Кем көчле, шул илаһ. Мәкаль 2. Илаһым, Илаһем ы. мәгъ. Берәр нәрсәгә гаҗәпләнгәндә, ачынганда, аптыраганда, карганганда һ.б. очракларда кулланыла. «Сытык күкәй, – диде олы килен, – илаһым, авызыннан гына түгел, күтеннән дә чыгадыр моның тавышы!» А.Гыйләҗев. Бер күрүдә кызый башларын әйләндереп тә өлгергән ---. Берсенә берсе, икенчесенә монысы – пар да килгәнсез инде үзегез дә, илаһым. Н.Фәттах |