ИЛАУЛА’У ф. Үзәк өзгеч авазлар белән каты кычкырып, үз-үзен белештермичә илереп елау. Хәтта өрәкләрнең илаулаганнары аръякка хәтле яңгырап торган, имеш. Р.Батулла. Суфия тагын илаулап елады. – Ай Аллам, нахакка сине каргыйм икән лә! Н.Гыйматдинова Илаулап алу Кыска гына вакыт аралыгында илаулау Илаулап җибәрү Кинәттән, кисәк илаулый башлау Илаулый башлау Илауларга тотыну. – Мин фәкыйрь бер көтүче-чабан буламын, и олуг падишаһ! – дип илаулый башлый карт. Р.Батулла Илаулый бирү Бернигә дә карамый илаулавын дәвам итү |