ИЛ II и. 1) Ана кортка ияреп аерылып чыккан бал кортлары семьясы. Анасыз корт ил булмас, ил булса да җим булмас. Мәкаль. [Самат] Миендә умарта иледәй гөжләгән уйларыннан байтак кына арына алмый утырды. Р.Ишморатова. Әйтерсең лә умарта иле ачуланып, гүләп тора иде. А.Тимергалин

2) к. иләү III. Кырмыска оясына кулны суздым. Кырмыскалар учым буйлап йөгереп узды. Гөжләп куйды бөтен бер ил! Р.Зәйдулла. --- умарта кортлары иле гөжләгәнен ишеткәнем бар, кырмыска иленең гөжләгәнен ишеткәнем юк. Казан утлары

Ил аеру Яшь корт анасы белән эшче кортларның бер өлеше аерылып, яңа күч булып оешу. Ел яңгырлы, кортлар, бал җыясы урынга, еш кына өйдә ызгыш-талаш чыгарганнар, гел ил аерганнар. М.Мәһдиев. Ил булып Күп булып, төркем булып, төркемләп. Аккош очар ил булып, Шаулап искән җил булып. Ә.Фәйзи. Ил очырган умарта төсле Ыгы-зыгылы, кайнашып йөрү турында әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә