ИЛ I и. 1) Билгеле бер идарә органы, хөкүмәте булган дәүләт, мәмләкәт. --- ил азатлыгы өчен көрәштә башларын салганнарны халкыбыз бервакытта да онытмый. М.Насыйбуллин. – Бу төзелеш, һичшиксез, җиңү белән төгәлләнәчәк, ил ышанычын аклау символы булып әвереләчәк, – дип башлаган ул [Рәхми] чыгышын. М.Хәсәнов. Гаҗәпләнерлек нәрсә түгел: профессор чит илләрдә булгалый, моннан ике ел гына элек ул, мәсәлән, Вьетнамда йөреп кайткан. М.Маликова 2) Өлкә, край, республика, җөмһүрият. Шешәгә бөке белән хат тыгып суга ыргыта идек: «Без – нефтьле Совет Татарстаны иленнән!..» Н.Хәсәнов 3) диал. Як, җир. Сибай абый кебек өздереп гармунда уйнаучы илдә юк, үзе тагы терекөмеш кебек җитез иде. Р.Хафизова. Узган җәй, турист булып, Казан иленә сәяхәт кылган идек. М.Мәһдиев. Төн илләренә үтәргә хан кулыннан ярлык алган Хәрәзем шаһ илчесе Садакның үтерелү хәбәре Бөек Калага җитүгә, --- Сәлим хан Исхакны сарайга чакыртып алды. М.Хәбибуллин 4) Туган-үскән җир, Ватан. Бар белгәне шул булды: «Илгә кайтам, күрәсе, сөйләшәсе кешеләрем бар, бу фани дөнья белән өзәсе исәпләрем бар, ---» шулай ди торгание мәрхүмкәй. Ф.Хөсни. Әйе, «Алтын-көмеш чыккан җирдән туган-үскән ил якын» дип, тикмәгә генә җырламыйлар. Ф.Шәфигуллин // диал. Туган як 5) диал. Авыл. – Безнең авылның мәкамы шушы иде, – ди, карт әйтә, – бер көнне яу килеп, илемне чапкан, – ди. – Мин ауда идем, кайтып килсәм – илем юк. Авылымның урынын ташлап китәсем килмәде, – ди. Әкият. Вәлиулла үзе --- язның иң матур чагында, май уртасында, илгә кайтып төште. «Ил» дигәне туган авылы иде. Ф.Яхин. Шуннан соң бу карт: «Кызым, авылыгызда, өй буенча йөреп, бер кабарлык икмәк таба алмаган идем, тик син генә бирдең. Инде син, кызым, илдә бер шәфкатьле хатын икәнсең, мин синең аркаңда илегезгә шәфкать итим», – дип әйткән, ди. М.Гали 6) Халык, бер төбәк халкы. Эчмәгән иргә тормыш алып баруы да авыр, чөнки беркем булышмый, беркем ярдәм итми. Тормыш бит ул ил белән бергә булганда гына әйбәт бара. Г.Рәхим. --- Фагыйлә түти әрнеп карганды: – Шул зимагурың белән рәхәт күрмәсәң иде, ил алдындагы кадеремне бетердең, --- атаң да бәхиллеген бирмәде үзеңә... Ф.Яхин. – Халыкка башны иеп барырга туры килә. – Ил төкерсә, күл була, – дидем мин. Ф.Яруллин 7) күч. сир. Солых, тынычлык; татулык, дуслык. --- борынгы төрекчәдә «ил» «солых» мәгънәсендә, әмма «яу» «дошман» һәм «сугыш» мәгънәсендә булган. Җ.Вәлиди. Төрекчә белгән Сәгыйд тә кораб өстеннән боларга: – Яу түгел, ил! (Дошман түгел, дус!), – дип кычкырды. Г.Гобәйдуллин. --- син, минем колым Күрән би, өч җыл миңа калан түләмәдең. Өч көндә бирмәсәң, катавыңны җир итәм, ыруыңны юк итәм. Ил белән бирәсеңме, яу беләнме? Н.Фәттах 8) күч. Кешенең эчке кичерешләре белән тудырылган дөньясы. Мин гел язлар илендә генә яшәр идем! А.Гыйләҗев. Ә ул [Гөлсирин], һаман шулай төз басып, минем хәтер урамыннан самими матурлык иленә таба атлый. М.Галиев. Вакыт атының ялларына ябышып, без хыял иленә, мәхәббәт иленә томырылдык. Ф.Яруллин ◊ Ил авызы Халык телендә йөргән сүз, ил теле. Ил авызы капчык түгел, бәйли алмассың. Мәкаль. Илнең авызы илле батман. Н.Исәнбәт. И-и-и, ил авызыннан ни ишетелми диң, бусын да әйткәннәр. Ә.Мохтар. Ил авызына иләк каплау (ябу) к. ил авызын тыгу (иләк белән ябу, каплау). Читен дип... башта читен булыр, әлбәттә. Авыл ни сөйләр тагы. Ил авызына иләк капламассың: телләре кычыта икән – сөйләсеннәр. Н.Гыйматдинова. «Орденнары күбәйгәч, ирен ташлады», – дип сөйләүләреннән куркам. Ил авызына иләк ябып булмый бит... А.Каһһар. Әгәр инде мине калдырабыз дисез икән, әйдә, шулай булсын, ил авызын иләк белән каплап булмас. Я.Зәнкиев. Ил авызын илле яулык томалау к. ил авызын тыгу (иләк белән ябу, каплау). – Телисеңме, хәзер үк Мидхәтне табып, ипи шүрлеген җимерәм. Моны гына булдыра алам. – Аныкын җимерерсең дә... Алар күп шул. Ил авызын илле яулык томалый алмас. Бер тайпылма икән юлыңнан. Р.Мулланурова. Гайбәт таралуы яман. Ил авызын томаларга илле яулык кирәк, дигәннәр. Р.Ишморатова. Ил авызын тыгу (иләк белән ябу, каплау) «Халык теленә кергән сүзне туктатырга омтылу» мәгънәсендә. – Күрекле киленгә дә телен тыя төшәргә кирәк иде, – диде Исмәтулла астыртын гына, – ил авызын иләк белән япмассың ---. Г.Әпсәләмов. Ил авызын чүпрәк тыгып каплау к. ил авызын тыгу (иләк белән ябу, каплау). Ә бер айдан Рәшит суга батты. Китте чыш-пыш, сүз-гайбәт. --- Ил авызын чүпрәк тыгып каплый алмыйсың ---. Р.Камалетдинова. Ил агасы 1) Авыл (ил) башы; староста яки старшина; 2) Аксакал; авылның, илнең олы, хөрмәтле, могтәбәр кешесе. – Я, хуш, – диде, ил агаларына охшатып. Р.Мөхәммәдиев. – Әссәламегаләйкүм барчагызга, мөхтәрәм ил агалары! – дип, кенәз Дмитрий Ураковның --- сәламләве күпләр күңеленә хуш килде... В.Имамов. Хәерле булсын, яши-яши, Дәүләтша әкә авыл арасында яхшы ат казанды, ил агасы булды. Я.Зәнкиев. Ил аралау Ил гизү, сәяхәт итү, төрле кешеләр белән аралашу. Мин дә бер ил аралап йөргән идем, ил авызыннан ил казнасы сүзләр җыеп, аркама капчык тагып гизгән идем. Н.Исәнбәт. Ил арасына керү Халык тарафыннан бәяләнү; халыкка үзен теге яки бу яктан күрсәтү. Ул – бу көндә ил арасына керә, халык арасында сүзе дә үтә башлаган бер кеше. М.Гафури. Ил аягы шил булгач (шилгәч) Төн җитеп, кеше йөрүдән туктагач, кеше аягы басылгач. Ил белән Үз иле-җире, андагы гореф-гадәтләр белән бер булып яшәгән халыкның шатлыкта да, кайгыда да бергә булуын белдерә. – Сугышта гына озаграк йөреп кайтты мескенем... – Карчык мышык-мышык елап ала. – Кулымнан килсә, анда да җибәрмәс идем, ил белән килгән кайгы булды бит. Ф.Сафин. Ил бөлдергеч Илгә, халыкка зур бәлаләр китерүче, ил хуҗалыгын бөлгенлеккә төшерүче җитәкче турында әйтелә. Ил булу тар. Тынычлыкта яшәү, тату яшәү. Илгә барса – илгәзәк, өенә барсаң – бик мәзәк кимс. Кеше арасында үзен якты чырайлы, юмарт кеше итеп күрсәтеп тә, үз өендә шуның киресен эшләүче кеше турында әйтелә. Илгә чыгу 1) Ил буйлап сәяхәт итү. Малайлар илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Әкият; 2) Халык арасына чыгу. Ризык эзләп, әнкәй илгә чыкты. З.Байчурина; 3) күч. Кешедән кешегә күчеп, бик күпләргә мәгълүм булу, таралу (сүз, хәбәр һ.б. турында). Ил гизү Ил буйлап сәяхәт итү, чит җирләрдә, чит илләрдә йөрү. Лариса – дөньяны күп күргән кеше, офицер гаиләсендә үскәнгә, илне аркылыга-буйга күп гизгән, акыл җыйган ---. М.Маликова. Габделхәй илләр гизгән, Монголиянең кырыс табигатендә төзелешләр алып барган көчле рухлы ир булып чыкты. Сөембикә. Илдә бер (кеше) Тирә-якта, илдә иң абруйлы, иң хөрмәтле (кеше). – Монда сорап торучылар кемнәр? – Илдә бер кешеләр. Ф.Хөсни. Илдә илле, берсеннән-берсе җилле 1) Терәге, иптәше булган; 2) Күмәк. Илдә илле, берсеннән-берсе җилле, дигәндәй, аларның һәркайсының җитәкчеләре бар, һәр җитәкченең үзенә күрә характеры бар. М.Хәсәнов. Илдән бизгән, җиһан гизгән Бәхет, маҗара эзләп яисә иленнән китеп йөрүче кеше турында. Ил дөресенчә иск. Халыктагыча, халыкта булганча; гореф-гадәт кушканны төгәл үтәп. Ил иләге, чүп чиләге тирг. Гайбәт таратучы, кеше турында начар сүз сөйләүче кеше. Шунда гына Таҗылбанат --- кәҗәне каргый-каргый җибәрде һәм койма аша шушы тамашаны карап торучы күршесе Хәмдияне күрде. – И-и илаһым, ил иләге, чүп чиләге, ни күрмәдең, нәмәрсәмә күзең тондырдың?! М.Хәбибуллин. Ил йомышы Ил, җәмәгать эше. Ил казасы к. ил фетнәсе. Ил карты к. ил агасы. Юк, бу ил карты үлмәсен, бик-бик озак яшәсен иде. Н.Гыйматдинова. Юк, теге ил карты ялгыш әйткән: юньсезләр, әшәкеләр янында яшәп, әйбәтлеккә өйрәнеп булмый. М.Мәһдиев. Ил келәве диал. Озак вакыт яңгыр яумый торса, өй саен йөреп, йомырка, ярма, сөт һ.б.ш. ризыклар җыеп, су буенда яңгыр теләп пешергән яңгыр боткасы. Ил кеше(се) 1) Үзен, тормышын илгә, халыкка багышлаган җәмәгать эшлеклесе; 2) Халык тарафыннан хөрмәт ителә торган, халыкка билгеле кеше. Минәйтәм, врач – ил кешесе, Казанга барып җитсәм, ничек тә табармын әле. Г.Әпсәләмов. Ил козгыны тирг. к. ил корткыч. Ил козгыннарыннан йолкып алырбыз җирне! Р.Төхфәтуллин. Ил корабы Бер ил, бер милләт булып яшәгән халыкның үз билгеләнешен, үз юнәлешен, язмышын шаулы диңгездә барган кораб белән чагыштырып биргән образлы әйтем. Ил корткыч тирг. Халык малын үзләштерүче, халыкны фәкыйрьлеккә, хәерчелеккә төшерүче (кеше). Кайда ул, ил корткыч, карак баш?! К.Тинчурин. Ил корыту Халыкны талау, бөлгенлеккә, хәерчелеккә төшерү. Бу байлык, әкренләп, Малик кебек ил корытучыларның төпсез кесәсенә кереп тулмасмы? И.Гази. Ил күзендә Халык алдында. Син, якташкаем, госел коенып, тәһарәт яңарттым да эш бетте, фәрештәгә әйләндем, ил күзендә абруйлыларның да абруйлысы булдым, дип фикер йөртәмсең? Б.Камалов. Ил кыдыру диал. Авылдан авылга, өйдән өйгә йөрү; ил гизү. Кыз урлану хәбәре, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөргән бүз балалар --- аркылы бөтен далага шул көн эчендә таралып өлгерде. Г.Ибраһимов. Ил кызы Һөнәре, сәнгате яки күрсәткән батырлыгы белән дан тоткан хатын-кыз. Илне авызына карату Акылы, тапкырлыгы, оста теллелеге белән ил, халык алдында хөрмәткә ия, абруйлы булу. Илнекеннән ике илле артык кимс. 1) Арттырып сөйләргә яратучы, мактанчык; 2) Үзенә башкалардан артыграк таләп итүче кешегә карата әйтелә. Ил очыру к. ил аеру. Бабай, ерак умартаны карарга кирәк, Ил очырмадымы икән? К.Тинчурин. Ил өстендә Кеше хисабыннан, кешенекен. Мөхсиновның, --- кеше табынына утырып, моңарчы локма ризык капканы юк. Андый эшне күңеле күтәрми. --- үзенә-үзе биргән шелтәдән – «Әһә! Ил өстендә ашап йөри башладыңмы син дә» дигән шелтәдән курка иде. Ф.Хөсни. Ил өстендә иләмән Илнең кадерле, абруйлы, хөрмәтле кешесе. Ил өстендә иләмән, дигәндәй, халык ташламады үзен: тамагы тук, өсте бөтен булды аның. М.Хәсәнов. Ил өстендә иләмән йомыркасы 1) к. ил өстендә иләмән. Такканнар икән, аны синнән ала да белерләр, ил өстендә иләмән йомыркасы бер син генә түгел. Ф.Хөсни; 2) Ясалма дан чыгарып, илнең кадерлесе, абруйлысы булып, акыл сатып утыручы түрә. Ил өстендә каш булу Дәрәҗәле, данлыклы булу. Баеп китеп, ил өстендә каш булырбыз. Х.Сафина. Ил талар Халыкны талап, халык өстендә яшәүче. Ил теленә керү Халык теленә керү. Барыгыз, моннан соң ил теленә керәсе булмагыз. В.Шекспир. Ләкин егет аның [Әкълимәнең] янында әз генә утырып чыкса да, аларның исеме ил теленә керер --- иде. М.Маликова. Ил теленә керерлек булмасын, Уразай яки Дәүләтша ишетеп калсалар, көн күрсәтмәсләр... Я.Зәнкиев. Ил тоткасы Мөһим, хәлиткеч фактор; бик кирәкле, аеруча кирәкле әйбер. Анда бер карашка гадәти генә, хәтта кырысрак та тоелган табигать шартларында ил тоткасы – иген өчен көрәш дәвам итә. Р.Мөхәммәдиев. Ил тоту Умарта кортларының яңа күчен (илен) читкә җибәрмичә, тубалга җыеп алу. Умартаны карарга кирәк. Әйдә, егет, ил тотканны күрәсең киләме? К.Тинчурин. Ил уртасында тору (булу) Халык арасында, кешеләр арасында булу. Сезгә, ил уртасында торгач, күренә торгандыр. А.Расих. Ил фәрештәсе 1) Илгә игелек, изгелек китерүче зат; 2) иск. Октябрь инкыйлабына кадәр мөгаллимәләргә карата әйтелгән. Ил фетнәсе тирг. Халык арасына вәсвәсә салучы, коткы таратучы, җәнҗалчы, гаугачыл кеше. Төркиядә бер теләнче, сукбай булган Мостафа; Монда кайтып ил фетнәсе булган Мостафа. Г.Тукай. Патша ялчысы, доносчы Ишми ишан, яшьләр хәрәкәтенә аяк чалып, яңа ысул мәктәпләребезне яптырып, ил фетнәсе булды. Н.Исәнбәт. Ил эше Җәмәгать эше; җәмәгатьчелек, халык ышанып тапшырган эш. Я, ярар, Зәйнулла, исән бул, гаепләп калма, ил эше бит. З.Зәйнуллин |