ИКЪТИСАДЧЫ и. 1) Предприятиеләрнең, оешмаларның һәм дәүләт органнарының хуҗалык эшчәгәнлеге мәсьәләләре буенча белеме булган дипломлы (яки аттестацияләнгән) белгеч. Ул – югары белемле икътисадчы. Ә.Моталлапов. Кыз аның икътисадчы булырга әзерләнүен генә түгел, бер компаниядә менеджер булып эшләвеннән алып, мәктәптә укыганда нинди лагерьда ял итүенә кадәр белде. Асылъяр. Икътисадчы, финансист һөнәрләрем дә бар бит әле минем. Сөембикә

2) Предприятиеләрнең, оешмаларның хуҗалык-финанс эшчәнлегендәге хәле буенча нәтиҗәләр ясаучы эксперт (аудитор, ревизор)

3) Матди байлыклар җитештерүдә ресурслардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен өйрәнүче фәнни хезмәткәр

4) Югары яки урта белем бирә торган уку йортларында икътисади фәннәр укытучысы

5) тар. Экономизм (эшчеләр сыйныфы бары тик үзенең икътисади хәлен яхшырту өчен генә көрәшергә тиеш, дип өйрәтә торган оппортунистик агым) тарафдары. Швейцария икътисадчысы С.Сисмонди (1773 –1842), техник прогресс казанышларын инкяр итмәсә дә, промышленность перевороты җәмгыять өчен җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип исәпли. Бөтендөнья тарихы. --- профессор П.С.Кондырев инглиз икътисадчысы А.Смитның «Халыклар байлыгының асылын һәм сәбәпләрен өйрәнү» дигән хезмәтен бик аңлаешлы итеп рус теленә тәрҗемә итә ---. Татарстан тарихы. Америка икътисадчылары, сәясәтчеләре һәм социологлары (Дж.Гэлбрейт, У.Рестоу, Д.Белл, Э.Тоффлер) тарихны хәрәкәткә китерүче көчне гыйлемлектә күрәләр ---. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә