ИКЪТИСАДЛЫ с. 1) Экономияле, сакчыл; малын әрәм-шәрәм итми торган. Эшчән, тырышучан вә икътисадлы кеше рәхәт тора. Г.Тукай. Исраф иң хөрмәтле гаиләләрне дә бозар ---. Шуның өчен исраф итүдән бик сакланыгыз һәм һәр эшегездә икътисадлы булыгыз! Ирек мәйданы

2) Икътисады алга киткән, финанс-матди хәле ныклы. Сугыш алды елларында төзелгән куәтле икътисадлы Татарстан тылдагы иң мөһим базаларның берсенә әверелә. Татарстан тарихы. --- дөньяда иң көчле икътисадлы АКШның акча берәмлегенә һичбер куркыныч, тирән кризис янамый дип әйтеп була. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә