ИКЪТИСАДИ с. гар. 1) Икътисадка мөнәсәбәтле; экономикага бәйләнешле. Конференция алдында торган эшләр арасында ике зур икътисади мәсьәлә бар. Г.Ибраһимов. Менә шул мөһим сәяси һәм икътисади сәбәпләр Екатерина II хөкүмәтен мөселман төркиләргә карата дин өлкәсендә бераз килешүчәнлеккә барырга мәҗбүр итә. Г.Баттал. Дөньяның ямен җибәргән һәм катастрофа алдына куйган золымнар шулардыр: ач-ялангачлык, авыру, үләтләр, СПИД вируслары, икътисади кризислар, сугышлар, җинаятьчелек, наркомания, экологик хәвефләр һ.б. Г.Хөсәенов

2) Матди хәлгә караган, хуҗалыкны идарә итү белән бәйле булган. Ләкин Мулланурның икътисади яклары шәптән түгел, Хөсәен абый. А.Расих. 1905–1907 елларда Казан төркиләренең икътисади хәле шактый яхшыра. Г.Баттал. --- әдәбиятның язмышын берәүгә дә тапшырып булмый, әдәбият хәтта синең иктисади хәлеңә дә бәйле түгел, ул алай мескен була алмый ---. М.Мәһдиев

3) Икътисадны, хуҗалыкны оештыру һәм алып баруга бәйле булган. Анда ике сүзнең берендә «хәрби коммунизм», «яңа икътисади сәясәт» дигән серле һәм ымсындыргыч гыйбарәләр еш яңгырый. Ф.Сафин. Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Владимир Мединский, сыра рекламасын телетрансляцияләр вакытында күрсәтергә, --- рөхсәт итәргә, дигән төзәтмәләр әзерләргә җыена. Юлдаш

4) Икътисад фәнен өйрәнүгә бәйле. Икътисади география. Икътисади стастистика. Икътисади журнал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә