ИКЪТИСАД и. гар. 1) Нинди дә булса иҗтимагый стройның җитештерү мөнәсәбәтләре җыелмасы; экономика. --- базар икътисады хатын-кызларның күпчелеген сәүдәгәр итте, алыпсатар ясады. Сөембикә. Чит ил басмаларында бу көннәрдә, көнүзәк мәсьәлә буларак, дөнья икътисадындагы хәлләр, Гыйрактагы бәрелешләр түгел, ә нәкъ менә бездәге күңелсез вакыйгалар яктыртылды. Юлдаш 2) Аерым бер өлкә, ил, район һ.б.ш.ларның хуҗалык тормышы, финанска бәйле мөмкинлеге, матди хәле. Ул чагында без Татарстанда, икътисадыбызны һәм социаль проблемаларыбызны хәл кылу нигезендә үсү белән беррәттән, рухи һәм әхлакый яктан яңгыраш өлкәсендә дә җитди нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Сөембикә. --- Рәсәйдә август, гадәттә, төрле һәлакәтләр, фетнәләр һәм матавыклар ае. 1998 нең августы – дефолт, долларның һәм бәяләрнең үсүе, ил икътисадының чак кына бөтенләй җимерелми калуы. Юлдаш 3) Берәр хуҗалык эшчәнлеге тармагының эчке төзелеше һәм финанс-матди хәле 4) Хуҗалык һәм аны алып бару ысулларын, җитештерү һәм товар алмашу процессында кешеләр арасында туган мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фәннәр җыелмасы. ...Дәлия авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга теләвен әйткәч, Биктимер, кашларын сикертеп, башын янтайтты да: – Кем булырга инде? – Икътисад бүлегенә. Үз эшем буенча, – диде. М.Хуҗин. Фән, мәдәният, мәгърифәт һәм җитештерүне үстерүнең яңа социаль-икътисади шартларын исәпкә алып, соңгы елларда журналистика, социология һәм психология, экология, икътисад факультетлары, бизнес мәктәп ачылды. Сөембикә. Икътисад фәннәре кандидаты исеменә лаек булу 5) иск. Әйберне, малны сак тоту; экономия; киресе: исрафчылык |