ИКЪРА’Р ИТҮ ф. Берәр нәрсәнең булганлыгын, кирәклеген телдән раслау, нәрсәне дә булса тану, яшермәү. [Кәүсәрия:] Әһә, ишеттегезме, ишеттегезме, үзе икърар итте. Мин күргәч, чыгарганын үзе әйтеп бирде. Х.Вахит. Үз гаебегезне тулысынча икърар итүегез, китерелгән зыянны түләвегез, һичшиксез, судта искә алыныр. М.Насыйбуллин. Ләкин берсе гаебен икърар иткәндә, икенчесе инкяр итүе аларның үзара сөйләшмәүләрен, --- күрсәтә иде. А.Каһһар |