ИК-ЧИК җый. и. Нинди дә булса киңлекнең чите-кырые, күзгә күренгән өслек, офык. Ә ул иге-чиге күренмәгән, бары тик бер якка гына сузылган түтәлләр арасыннан каядыр алга, кояш чыккан якка таба атлый, имеш. М.Хәсәнов. --- иге-чиге күренмәгән дала эчендә, чыннан да, мәхшәр купкан, әйтерсең анда хәрби өйрәнүләр түгел, ә чын сугыш бара. Р.Вәлиев. Океан өстенән очканда, бу суның иге-чиге юктыр кебек тоелды. Г.Афзал ◊ Иге-чиге булмау 1) Чиксез, чиге булмаган, очсыз-кырыйсыз. Сәйдәш үзендә иге-чиге булмаган иҗат мөмкинлекләре сизә! Р.Низами. Мондый сүзләрнең иге-чиге булмады. Ф.Яхин. Аны иге-чиге булмаган куаныч биләп алды. Г.Бәширов; 2) Бихисап, санап бетергесез, күпсанлы. Алар артыннан килгән иге-чиге булмаган кала халкы: – Бөтен дөньяның иң матуры, иң гүзәле ул! – дип кычкырдылар. Ш.Әхмәдиев. Кыш буе ындыр сугылды, икмәкнең иге-чиге булмады. М.Мәһдиев. Иге-чиге юк к. иге-чиге булмау. Базарда берәр потлы осетрлар саталар, әй ул алманың иге-чиге юк иде! Х.Камалов. Сөйгәненең матур, ихлас җырлавыннан күңеле тулды. Яратуының иге-чиге юк иде. Ф.Тарханова. Ә печәннең күл буенда иге-чиге юк. Р.Сәгъди |