ИКСЕЗ-ЧИКСЕЗ с. 1) Артык зур, киң, озын, чиге күренмәгән яки булмаган, очсыз-кырыйсыз. Бихисап, иксез-чиксез Рәсәй җирләре, тегеләре-болары да барсы бергә каләм тибрәтүчеләр телендә «ил» исемен йөртсә дә, халык «ил» дигән чагында үз төбәген генә күз алдында тота... Ф.Яхин. Иксез-чиксез диңгез эчендә, шаулы дулкыннар арасында Фәнияр үзенең авыру икәнлеген онытты. Ф.Яруллин. Ана кешене бу сүз, кире урындыгыннан суырып алып, иксез-чиксез биеклеккә, чагыштыргысыз бәхет дөньясына очыргандай итте. М.Насыйбуллин

2) күч. Бик күп, әйтеп, санап бетергесез. --- Симаков шәһәрдән 120 километр ераклыкта яшәгән бер танышында ике көн буе ятты. Башында – иксез-чиксез борчу. Р.Сәгъди. --- мендәр урынына башын салып яткан түмгәк өстендә, сәйләнгә яки саф мәрҗәнгә охшап, иксез-чиксез мүк җиләге чәчелгән иде. М.Хәсәнов. Күрәсең, без әле --- яңа гына тәпи басарга өйрәнгән чакта, табигать үзе дә безгә үзенең иксез-чиксез хәзинәләрен ачарга ярдәм итәдер... Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә