ИКС и. гр. 1) Латин алфавитында арттан өченче хәреф (х) исеме 2) мат. Гадәттә билгесез санны яки бәйсез үзгәрмә зурлыкны (аргументны) билгеләү өчен кулланыла. Тамыр алу да онытылган, кушма җөмләләр турында әллә ни белмим... Икс, игрекларның барысы да «икс» миңа хәзер. А.Гыйләҗев. Тигезләмә кору бәхәссез: «икс» табылмаячак... Н.Хәсәнов. Тәкъдирдә язылган нәрсәне «тигезләмә» дип атасаң, яңа күчкән җирең «икс» булса, димәк, язмыш ул «икс»ның кыйммәтен табып бирә. А.Мифтахетдинов 3) күч. Билгесез кешегә карата әйтелә. Кем соң ул «икс»? Бармы ул өченче кеше чынлыкта, юкмы? А.Гыйләҗев. Аның чын исемен бик беләсе иде дә бит, ләкин ничек? Шуңа күрә мин аны «гражданин икс» дип кенә атадым. Н.Дәүли. Тикшерүче, «икс»ны табу өчен, тагы да катлаулырак юлны сайларга мәҗбүр булды. М.Насыйбуллин |