ИКРА и. рус сөйл. 1) Балыкның ашамлык итеп әзерләнгән уылдыклары. Берзаман ришвәт китерделәр аңа! Балык, икра, тагын кайбер нәрсәләр. А.Гыйләҗев. Минем башта гап-гади нәрсәләр: кызыл икра, кызыл балык, кыздырылган тана ите, коньяк... кебек чүп-чар. Т.Галиуллин. Юк, икраның бүген карасы юк. Кызылы ярыймы? М.Мәһдиев 2) Бик вак итеп туралган гөмбәләрдән яки яшелчәләрдән ясалган ашамлык. Каен гөмбәсенең икрасы --- тәмле дә [инде]! Г.Хәсәнов. Баклажан икрасын салкын кабымлык яки ит һәм балык янына салкын гарнир итеп тә биреп була. Юлдаш |