ИКОНОСТАС и. гр. дини Православиедә: чиркәүдә алтарьны аерып торган, иконалар урнаштырылган җиңел стена. --- А.С.Пушкин: «Шәһәр фетнәчеләр табышына әверелә, – дип яза. – Алар йортларны һәм сәүдәгәр кибетләрен талыйлар; чиркәүләргә һәм монастырьларга бәреп кереп, иконостасларны кубаралар ---». Татарстан тарихы. Николай алты яшьтән, әтисенә ияреп, иконостас кирәк булган авылларга йөргәндә үк, рус халкының борынгы бу һөнәрен табигый рәвештә күңеленә сеңдерә. Сөембикә. Рәссамның әтисе Казан губернасындагы чиркәүләр өчен иконостаслар кисеп, алтынга мана торган остаханә тоткан. Асылъяр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә