ИКОНОГРА’ФИЯ и. гр. махс. 1) Фотографиядә, скульптурада, графикада һ.б.ш.ларда билгеле бер кеше яки сюжетның төрлечә төшерелгән сурәтләрен (рәсемнәрен) тасвирлау һәм өйрәнү. Пушкин иконографиясе 2) Дини һәм мифологик сюжетларны яки изгеләрне сурәтләү кагыйдәләре җыелмасы. Натураны артык җентекләп тормыйча, шартлы рәвештә генә сурәтләү – рус иконографиясе өчен типик күренеш икәнлеге мәгълүм нәрсә. Г.Шамуков |