ИКО’НА и. гр. дини Православие һәм католицизмда Гайсә пәйгамбәр, Мәрьям ана кебек изгеләрнең тактага, тукымага, калайга ясалган сурәте. --- Бүлмәдә җиһаз күп түгел иде. Түр почмакта – икона. Р.Кәрами. Кипр утравында Свен Игелстром дигән бер швед туристын чиркәүдән икона урлаганы өчен кулга алалар. Шәһри Казан. Совет хөкүмәте 20 нче еллар ахырында Казан Мәрьям ана иконасын, чиркәүләрнең башка кыйммәтләре белән бергә, чит илгә сатып җибәрә. Юлдаш |