ИКМӘКЧЕ и. 1) Икмәк белән сәүдә итүче кеше. Бәхеткә, икмәкче күнде, итекчегә кирәге кадәр икмәк бирде. Г.Тукай

2) Икмәк пешерү остасы, икмәк пешерүче. Шулай бервакыт икмәкче белән шәрабчыны, патшаны агуларга җыенуда гаепләп, Йосыф янына зинданга ябалар. Дастан. Тегүче тегү хәлен сөйләгәндә, икмәкче бүген салган нанын сөйләр. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә